Татарлар секталарга тартыла
Казан
— күпмилләтле, күп динле халыкны туплап яшәүче шәһәр ул. Демократия
шаукымы белән шул күпмилләтле халык үз диненә кайтты. Бу очракта диннәр
берсеннән-берсе узышып дәгъват ысулларын куллануы, ягъни теге яисә бу
дингә өндәве – шәһәр үзәгендә еш очрый торган хәл. Казаныбыз – Русиянең
өченче башкаласы, спорт буенча беренче башкала, инде алай гына түгел,
секталар буенча да Русиядә алдынгы урынны билибез икән.
Фәйзрахманчылар, кришнаитлар, йәһвә шаһитләре... Миңа соңгы ике сектада
«зур кунак» булып кайтырга әйләде. Күккә чөеп кенә йөртмәделәр.
ХАРЕ КРИШНА! ТАТАР КРИШНА!
Шулай бервакыт тәкъдир мине
Бауман урамында бер сектант белән очраштырды. Шактый сөйләштек, мине үзенә
кунакка чакырды, визиткасын калдырды. Адресын карадым. Алар һәр якшәмбе үз
храмнарына җыела икән. Тәвәккәлләп, шунда киттем.
«У-у-у, мөхтәрәм
кунакларыбыз килгән!» – дип каршы алды сәер башлы кешеләр. Ни өчен? Чөнки
аларның башы тулаем пеләшкә кырылган да баш очында гына чәчле койрык
калдырылган. Икенче катта балаларның әче тавыш белән кычкырышуларын ишетеп,
әкрен генә шунда менеп киттем. Анда берничә бала уйнап йөри икән.
—
Синең исемең ничек? — мин әйтәм.
—
Исмаил! — ди ул.
—
Син монда торасыңмы әллә?
—
Әйе.
—
Әти-әниең беләнме?
—
Әйе.
—
Татарча беләсеңме?
—
Юк шул.
—
Аларның исеме ничек? — дип сорагач, татар исемнәрен
атады. — Көндезен нишлисез?
—
Шушында уйныйбыз, яшибез.
Чүгәләгән җирдән артыма борылган идем бер кеше басып тора.
«Храм аста ул», — ди. Киттем инде шунда. Биредә “Харе Кришна” дип җырлыйлар. Бу
алар өчен изге җыр икән. Җырласаң, имеш, бәхетле буласың. Баштарак салмак кына
җырласалар, аннан басны да, ритмны да, тавышны да көчәйтәләр. Халык кушыла.
Кеше психологиясенә нык тәэсир итә, тавыш көчәйгән, музыка тизрәк яңгыраган
саен күңелгә бәрә. Шунда ук гыйбадәтләрен кылалар. Без таптаган идәнне үбәләр.
Соңыннан тәкъбир кычкырган кебек күмәкләшеп, нидер кычкыралар. Шунда ятып та
торалар. Бер койрыклы такыр баш килде дә:
—
Әйдә, Сезгә дә чират. Карап кына тормагыз. Сез бик
бәхетле кеше. Бүген иң изге көннәрнең берсе.
—
Рәхмәт, мин беренче тапкыр, ничек гыйбадәт кыласын
белмим шул. Кирәкмәс.
—
Зрә. Аның бернинди авырлыгы да юк. Бары шәм тотасың
да Аллага (пот) карап, берничә тапкыр түгәрәк ясап торасың. Аннан җирне үбәсең.
Биредә халык тәмам үз потларына бирелеп табына,
хатын-кызлар бер якта, ирләр, икенче бер җирдә. Берзаман лекцияләре дә
башланды, шәм исләренә тончыгып икенче бүлмәгә чыгып киттем. Анда китап
киштәсе. Баксаң, татар китабы да сатуда бар. «Камил сораулар, камил җаваплар»
дип атала ул. «Без бит татар җирендә. Әби-бабайларга таратабыз», — дип әйтте
сатучы.
—
Кем алсын инде аны, — дигән булам.
—
О, бездәге китапларны алалар. Нур бит анда. Халыкны
үзебезгә тартабыз. Безгә йөрүче татар яшьләре үз әти-әниләренә, әби-бабайларына
алып кайта.
Шуннан бер кыз килде дә әбиемә дип татарча китапны
эләктерде.
—
Татарка она, — ди ул.
—
Разве ты тоже не татарка? — дим.
—
Белмим. Кришнаитка мин!
Әмма исеме дә, фамилиясе дә татарныкы. Әлеге китап инде 56
телгә тәрҗемә ителгән. Алар югары профессиональ тәрҗемәдә, гади, кеше өчен иң
кирәкле сорауларны туплаганнар.
Ашарга пешеп килә, чит ят ис борынны ярып керә. Чыгу юлын
карыйм. Кем белә нәрсә ашатканнарын, шикләндерә. Киемнәрне алам дигәндә генә,
бер татар егете белән таныштым. Татарча сөйләшә. Марат исемле, Казаннан. Бирегә
ярты ел йөри икән. «Мәктәптә укыйм. Әти-әни белми әлегә. Ну итне ашамагач,
шикләнеп карыйлар. Адашканнар инде алар, гөнаһлылар», — ди ул.
—
Ничек килеп эләктең соң?
—
Дәгъват кылдылар. Харе Кришна рәхмәте белән. Беренче
көннән үк рәхәт миңа. Биредә дус була беләләр.
—
Мәчеткә йөргән булмадымы?
—
Алла сакласын! Юк.
Бирегә татарлар йөреп кенә калмый, инде өске катта «татар»
гаиләләре тормыш кичерә. Ахырда шома гына китмәкче идем, кулыма алма, әфлисун
тоттырдылар. Чыктым да кырыйга ташладым һәм ястүгә мәчеткә кердем. Бер храмда
йөзләгән кешеләр арасында татарлар да һиндстанча гыйбадәт кыла, ә җиргә сеңгән
мәчеттә бер яшь мулла намаз вакытын көтә. Татарча эндәшкән идем, кызганыч,
«русскоязычный татарин» булып чыкты. Мәскәүдә үскән икән. Кришналар турында
әллә ни әйтә алмады. Даими дәгъват кылып йөриләр диде. Шул ук вакытта халык
мәчеткә йөрүне кирәк дип тапмый.
...Намаз укыдым да кайтып киттем өйгә.
ТАТАР ТЕЛЛЕ УРЫСЛАР (ЙӘҺВӘ
ШАҺИТЛӘРЕ)
Казанда дус егетләрем фатирына бер диндар ияләшеп киткән.
Дусларым баштарак ул хатын-кызны мөселман дип уйлап, ихластан тыңлый торган
булган. Аннан Коръәнне инкарь итмичә дә «безнең» динне тотып була, дип сөйли
башлагач, тегене аңлаганнар. Дусларга калдырылган китаплары белән таныштым. Шул
ханымның телефонын алып, элемтәгә чыктым. Кызыксынган рәвеш чыгарып,
сораштыруым җитә калды, көн дә шалтыратып, мине төрле дәресләргә, «бәхет» юлына
басарга чакыра башлады. Менә шушыннан киттем инде бу «тар җәмгыять» белән
танышып. Алай гына түгел, күп тә узмады туган ягым — Саба якларына кайткан
идем, теге ханым Казандагы дусларыма бүләк иткән китапларга юлыктым. Бәс, инде
саф татар район үзәге Байлар Сабасының һәр йортына диярлек китапларын таратып
дәгъват кылып йөриләр икән.
Мин кергәндә сәхнәдә утырган руханилары залдагы халыкка
сорау яудыра иде. Халык вата-җимерә булса да татар телендә җавап бирә. Берзаман
хор башланды. Минем янга җыр сүзләрен күтәреп бер чит кеше килде, бергә
җырлауны үтенде. Танышып киттек. Үзе гел татар әдәби телендә сөйләүче әңгәмәдәшем
Иван атлы урыс булып чыкты. Ни өчен соң урыс кешесе татарча сөйләшә? Ни файда
аңа моннан? Бик гади. Иван миңа Инҗил китабыннан төрле цитаталар китерә
башлады. Аның сүзләренчә, без яши торган җирлектә нинди халыклар яшәвен белергә
һәм аларга аңлашылган үз туган телендә дәгъват кылырга тиешбез. Иван әлеге
сүзләрне һәр Изге китапта (Тәүрат, Инҗил, Коръән) барлыгын бәян итте. Ул махсус
рәвештә татар телен өйрәнә һәм «Йәһвә» тәгълиматын татарларга җиткерү, аларны
үз диненә тарту буенча шөгыльләнә. Һәм нәтиҗәдә, алар татар җирендә татар теле
яшәүне максат итеп куя.
Залда утыручыларның яртысы гына татар булып чыкты, баксаң,
алар башка милләт вәкилләре икән. Практик рәвештә татар телен өйрәнеп,
татарларны үзләренә авыштырмакчылар. Урынлы сорау: ни өчен кайбер диндарларыбыз
Исламда милләт юк дип саный? Шунлыктанмы, күп кенә мәчетләрдә аралашу урыс
телендә бара. Телен белмәгән мөселман татары үз ана телен нигә кирәксенми? Ни
өчен имамнар татар теле белән халыкны җәлеп итеп булмый ди? Бүгенге вәзгыять
урыс телле булса да, дөньяда иң киң таралган (12 млн артык) секталарның берсе –
«Йәһвә шаһитләре» татар телен өйрәнә. Әлбәттә, татар телле «Йәһвә» ул барыбер
татар була алмый. Тик дин әһелләренең, рус телле татар мөселманнарына татар
телен белү мәҗбүри түгел дип сафсата сатканда, ачык җавап һәм гыйбрәт булып
тора ала.
ДИН ВӘ МИЛЛӘТ
Күреп торасыз, «Харе Кришнага» йөргән татарлар диннәрен
югалтып, инде күптән татарлыктан киткән. Шул ук вакытта «Йәһвә шаһитләре» актив
рәвештә татар телен өйрәнә һәм татарларны үзләре артыннан ияртүне күздә тота.
Билгеле, боларның нәтиҗәсе буларак дәгъват ысулының яхшы эшләвен күз уңында
тотарга кирәк. Шулай да секталар бүген ни өчен киң колач җәя? Кеше өчен ул ни
дәрәҗәдә зарарлы? Моннан арыну юллары? Шушы сорауларга белгечләр җавап бирә:
Фатыйх хәзрәт Хәбибуллин (Түбән Каманың Үзәк мәчете
мөгаллиме):
– Секталарның зарары
хакында сөйләгәндә, шуны онытмаска кирәк: алар кеше өчен иң кадерле саналган
кыйммәтләрнең берсен — кеше акылын җуйдыра. Традицион диндәгеләр аңлап фикерли,
аралаша, үзен җәмгыятькә каршы куймый. Секта вәкиле исә, киресенчә, фикерләү
сәләтен югалта, чөнки аның өчен секта башлыгы уйлый, тормыш мәсьәләләрен дә ул
хәл итә. Билгеле булганча, секта һәрвакыт ниндидер бер харизматик лидер
тирәсендә туплана. Ул кеше үзен «бөек» дип хис итә, пәйгамбәрлеккә дәгъвә
белдерә, иярченнәреннән үзенә кол ясый. Ә иярченнәре аңа табына. Ахыр чиктә
аларга туганнарының да кирәге калмый, мал-мөлкәтен дә «илаһларына» илтеп
тапшыралар. Кыскасы, секта ул – бар нәрсәне җимерүче. Хәтта милләтләрне дә.
Дөньяда ук үз-үзен һәм
якыннарын бәхетсез иткән сектантның Ахирәттәге хәлен дә күз алдына китерү кыен
түгел. Туры юлдан читкә адашып-саташып киткән һәм ниндидер бер комсыз мәкерле
бәндә уйлап чыгарган сектаны Аллаһы иңдергән диннән өстенрәк күргән кешене
Кыямәттә дә шатлык көтеп тормас.
Әгәр кеше үз динендә
нәтиҗәне күрми икән, ул аны ташлаячак. Мәчетләребездә төрле чаралар оештыру,
җәмгыятькә тулысынча үтеп керүебез мәслихәт. Мисал өчен, Актаныш районында бер
мәчет бар. Шундагы кешеләр әйтә: безнең мәктәп тә, уйнау җире дә, ашау, чәй эчү
урыны да, балалар бакчасы вазифасы да мәчет өстендә. Әгәр мәчет шушындый роль
үти икән, димәк, дәгъвәтнең нәтиҗәсе бу, ягъни халык белән эшләү җимеш
китергән. Бүген без шуңа тансык.
Икенче яктан карасаң, минем
әби мәктәптә гарәп теле дәресләрен укыта. Аяныч, кайбер татар ата-аналар
балаларына гарәп телен, намаз укуны, гомумән, дин белән бәйле булган дәресләрне
чикли, тыя. Диннең ничек кенә файдалы булуын күрсәтергә теләсәң дә, халыкның
бер өлеше моны үзе үк теләми. Имеш, мәчет ул – секта! Ә менә үсеп җиткәч,
балалары, чыннан да, сектага эләксә, мәчеткә бик йөртәселәре килер иде, эш кенә
узган була шул.
Мәлик Сабирҗан (психолог):
— Безнең руханилар, чын
мәгънәсендә, рухи дәрәҗәдә яши дип авыз тутырып әйтә алмыйбыз. Соңгы 15-20 ел
эчендә динебезгә төрле кешеләр килә башлады. Сәхнәдә чыгыш ясаган, көр тавышлы,
халыкны үзләренә карата алырлык артистлар күбәеп китте.
Артистлар – билгеләмә
буенча икейөзле кешеләр. Артист кая гына барса да, ул үз йөзен, үз образын
яраклаштыра, үзгәртә. Димәк, әгәр безнең руханиларыбыз икейөзле икән, алар
динне бер төрле кабул итеп, халыкка икенче төрле җиткерә дигән сүз. Һәр кеше
руханидан ихласлык көтә. Ә икейөзлелек вакытында иң чиста рухи кыйммәтләр юыла.
«Син миңа, мин сиңа» алыш-биреш мәнфәгатьләренә нигезләнгән мөнәсәбәт туа. Әгәр
кеше үз мәнфәгатен диндә канәгатьләндерә алмаса, руханилар бирмәгән
кыйммәтләрне иртәме-соңмы башка җирдән эзләргә мәҗбүр була. Изге урын буш
тормый, дигән гыйбарә бар. Әгәр безнең имамнар халыкны чиста дини кыйммәтләр
белән тиешенчә тәэмин иттерми икән, димәк, кеше сектадан, йә булмаса башка
диннән үз кыйбласын эзләргә тотына.
P.S. Мәлик Сабирҗан белән тар җәмгыятьләр, ягъни секталар
хакында тулырак әңгәмәне «БГ»ның киләсе санында укый аласыз.
«Йәһвә шаһитләре» (урысча
әйткәндә, «Свидетели Иеговы») вәкилләре көчләүдә, балаларны урлауда, кеше
үтерүдә, үз-үзеңә кул салуда, караклык, расизмлыкта һәм башка җинаятьләрдә
гаепләнә. Шулай ук кан алмаштыру бу сектада рөхсәт ителми, шунлыктан бу җәмгыятьнең
күп кенә вәкилләре үлем белән көрәшкәндә дә канын алыштыруны тыя, бакый дөньяга
күчә. Болар хакында да күп сөйләргә була. Мисаллар чиксез.
|