Ялган мөселманлык
Әти-әнидән
яшерен рәвештә никах укыту студентлар арасында киң таралды. Гади
мәсьәлә бу хәзер. Мәчетләрнең битарафлыгы да шаккаттыра. Ахырдан бу
никахларның күбесе бертөрле тәмамлана. Өч мәртәбә талак кычкырасың да,
вәссәлам. Я булмаса, үзен мөселман дип атап, Коръәнгә бөтенләй
сыешмаган гамәлләр кылып йөрүчене мөселман дип атап буламы? Намаз уку
гына мөселман дигәнне аңлатамы? Әллә, иң беренче чиратта, күңел
пакьлеге булырга тиешме? Кыскасы, күп язмышлар белән танышканнан соң,
башымда һаман шул мөселманлык мәсьәләсе бөтерелә.
ИЛНАЗ+АЙГӨЛ
Айгөл
икенче курсны тәмамлагач таныша аның белән. Яулыклы кызның хыялларында
саташтырган мөселман егете була ул. Биш вакыт намазын калдырмый,
Айгөлгә игътибарын жәлләми. Телефонга туктаусыз яуган СМСларына
Айгөлнең иптәш кызлары да беркадәр көнләшеп карый. Илназ белән кыз Кол
Шәриф мәчетендәге намаздан соң күрешеп аңлаша да әти-әнидән качып кына
никах укыта. Нәрсәсенә гаҗәпләнәсең: күпләр шулай ата-ана ризалыгын
сорап та тормый өйләнешә бит хәзер. Бала күңеле далада диюләре шулдыр,
мөгаен. Инде никахтан соң, кыз “сер итеп кенә”, үзенең кияүгә чыгуын
әнисенә әйтә. Төннәрен йокламый үстергән ата-анасы фикерен бар дип тә
белмәгән Айгөлнең бу адымы белән килешми чара калмый шул инде. Соң...
Илназ
– Казан егете. Айгөл – тулай торакта яшәп белем алучы авыл кызы. Илназ
фатирында атнага 2-3 төн кунып кайта иде ул. Читтән карап торганда
бәхетле тоелсалар да, аерым яшәүләре аркасында бәхетләре китек иде.
Шулай атнасына берничә кичкә “кунакка” йөреп, 3 ел вакыт уза. Айгөл
диплом алыр алдыннан Илназ 3 мәртәбә талак кычкыра да хатыны белән
аерылыша. Сәбәбе: ир эшкә урнашырга тели. Ә бу эштә эшләү өчен, гаилә
комачау итә, гомумән, ул иртә өйләнгән икән бит. Шундый мәгънәсез
сүзләр белән гаилә тормышына нокта куела.
Айгөл
өчен бик кадерле булган сафлык төшенчәсенә дә Илназ төкереп кенә карый.
“Анысы вак мәсьәлә, мин сиңа акча бирермен дә, кире кайтарырсың
сафлыгыңны”, – ди ул аңа. Башка кыз янына китеп баруын да без ахырдан
гына белдек. Айгөл диплом алганнан бирле аның белән аралар өзелде,
язмышыннан хәбәрдар түгелмен. Шуннан бирле күңелдә мөселман егетләренә
карата караш үзгәрде. Шундый булырга тиешме алар, әйтегез әле?
АЙНУР+ГӨЛИЯ
Кайда,
ничек танышканнарын белмим. Алар Саба районының бер авылында яши.
Мөселман гаиләсе. Алай дип әйтергә тел дә әйләнми үзе...
Айнур
өйләнгәнче үк биш вакыт намазын калдырмый. Чын мөселман. Гөлиягә үлеп
гашыйк булуын сизми дә кала. Бер генә каршылык бар: кыз намаз уку,
яулык ябу кебек гамәлләрне кабул итми. Алар аның өчен артык фанатлык,
кыргыйлык һәм искелек калдыгы булып тоела. Айнур да ахырдан килешергә
мәҗбүр була. Ә эченнән генә барыбер яулык яптырам мин сиңа, дип фикер
йөртә.
Туйлар
уза. Яшьләр матур гына яши башлый. Берничә атнадан өйдә тавыш-гауга
чыга. Ир мәҗбүри рәвештә хатынына яулык яптырырга тели. Көн дә кыйный,
рәнҗетә. Хатын-кызга кул күтәрү Коръәнгә сыеша торган гамәлме? Юк,
әлбәттә. Тик Алла ризалыгына ирешү өчен кылына бит бу рәнҗетүләр. Шулай
дип аклангандыр Айнур. Гөлия дә, чыдый алмагач, яулык ябарга мәҗбүр
була. Тик укылган намазы чын күңелдән микән ул хатынның? Ай-һай...
ДИНАР+АЛИСӘ
Алар
балачактан бергә. Хыяллары, киләчәккә планнары уртак була. Динар
Казанга укырга киткәч тә, дин юлына баса, намаз укый башлый. Алисә
күптәннән яулык яба. Егетенең атна саен шәһәрдән кайтканын көтеп ала.
Динарның эшмәкәр әнисе белән алып-сату эшенә булыша, дөресрәге, аңа
эшкә керә. Беркадәр вакыттан соң, алар никах укыта. Аерым яшиләр, аның
каравы, никахлы. Кыз да Казанга килә. Еш кына егетенең тулай торагында
кунып та кала. Шулай күпмедер вакыт үткәч, Динарны башка кызлар
кызыксындыра башлый. Әкренләп фарыз намазның да кайберләре онытыла.
Алисә дә тора-бара яулыгын аска “шудырып” йөри-йөри дә ахырдан бөтенләй
сала. Мәхәббәт маҗарасы шуның белән тәмамланамы? Юк бугай... Хәер, моны
читтән карап кына аңлый торган түгел. Бер Алла шаһит.
КАФЕДА
Бер
мөселман дустым белән Казанның хәләл кафеларының берсенә кердек.
Яулыклы кызлар да түбәтәйле егетләр генә биредә. Минем яулыктан
булмавым кассир кызга ошамады, ахры... Бәлки, башка җирем ошамагандыр,
белим. Һәрхәлдә җае чыкса, гел акырып кына торыр иде инде менә. Кул
юарга дип, бәдрәф бүлмәсенә кердем. Суны ачып кулны юарга үрелдем генә,
чытырдатып ток тотты. Ышанасызмы, краннан агып торган су токлы иде.
Чыгып теге кызга сүз катуым булды: “Кранны ача белмисез, әле зарланып
торасыз. Эссе су ягыннан гел ток тота”, – дип сукрана башлады яулыклы
кыз. Язып та элсәләр була иде югыйсә. Юк, үзем гаепле булып калдым.
Исеме Разия булуын белешеп, дустым белән “жалоба дәфтәренә” бер зар
язып куйдык. Ул дәфтәргә кем карый инде? Беркем дә. Бәлки, шул кыз үз
хаталарын аңлар дигән идек. Аңлагандырмы, юктырмы, шул хәлләрдән соң ул
кафены урап узам.
Шул
ук дустым сөйләп торды. Бер кафега кергәч, яулыклы кыз килеп аннан
телефон номерын сораган. Әле сез миңа кеше буларак бик ошыйсыз, дип тә
өстәгән икән. Мөселман кызлары да егет эзли икән, җәмәгать. Әле алай
гына да түгел, бер дә юктан килеп танышырга, телефон номерын сорарга да
оялып тормый икән. Хәйран дәрәҗәдә тыйнак бу мөселман кызлары. Тәмәке
тартучы “яулыклылар” турында да сөйләгәннәре бар. Исраф дигән сүзне
ишеткәне бар микән ул тәмәке төтене суыручы “дин әһеленең”? Шул да
булдымы динлелек, шулмы денлелек?
БАЙЛЫКМЫ, МӘХӘББӘТМЕ?
Өстә
искә алган дустымның да бик нык яратып йөргән кызы бар иде. Егетнең
мөселман икәнен аңладыгыз булса кирәк. Ә кыз намаз укымый, яулык та
япмый. Бер-берсе өчен үлеп торуларын күреп, кызның дуслары соклана,
егетнекеләр никах укытуны ашыктыра. Кызның ата-анасы гына каршы була
шул. Шуңа ул ата-анасы сүзен хаклап, никахны кичектереп торуны сорый.
Яшерен никах булырга мөмкин дә түгел дип саный. Намаз укуны фанатлык
дип кабул иткән кыз хәтта беркөнне егетенә намаз укырга өйрәнергә
теләвен дә әйтә әле. Ышана шул ул аңа.
Тик
тормышларын кара күмергә әйләндергән бер вакыйга була. Бер талашудан
соң, егетнең дуслары аны икенче көнне үк бер бай кыз белән таныштыра.
Ул акрынлап шул кызга ияләшә, йөрәк яраларын ямый. Әкренләп мәхәббәте
сүрелә. Хәер, беренче мәхәббәт шулай тиз генә онытыла микән? Ә элеккеге
эчкерсез сөюне саклап калырга теләгән кыз күпме генә ялварса да, дустым
аңа борылып та карамый. Яңа кызы тарафыннан күпме кимсеттерә. Үзе шул
кызны күпме начар сүзләр әйтеп рәнҗетә. Имеш ул аңа гафу итеп булмастай
сүзләр әйткән, имеш икенче кыз бик матур һәм машинасы, фатиры да бар...
Дачасында мунча да кереп йөри. Шулай итеп “дустым” кызны байлыкка
алыштыра. Мәхәббәте чын булса, гафу итә алмас идемени сөеклесен? Алыр
иде...
Кыз
артыннан да бер бай егет йөри башлый. Машинасы, фатиры гына түгел, үз
бизнесы да гөрләп бара торган егет була ул. Тик кыз аңа борылып карарга
да теләми. Очрашулардан кача. Теге егетен дә кире кабул итә
алмаячакмын, диде.
Егет үзен әле дә мөселман дип саный. Кыз чиркәү юлын сайларга җыена. Менә шундый мәхәббәт. Менә шундый мөселманлык.
КЕМНӘН ҮРНӘК АЛЫРГА?
Мөселман
гаиләләренең барысы да бер почмактан китек дип әйтү дөрес түгел. Үрнәк
булырлык гаиләләр дә бар. Тик алар байтак дип мактана алмыйм. Ә шулай
да берничәне беләм. Мисалга Эльмира исемле иптәш кызымны китерер идем.
Икенче курста укыганда, яулык япты ул. Тулай торакның атказанган
тегүчесе булып истә калган. Ул күршедә яшәгәндә, бүлмәдә энә белән җеп
торганын да хәтерләмим. Эльмира тегеп бирер әле, дип уйлый идек.
Менә
шушы уңган кызыбызга Казанда була торган форумнарның берсендә Төркиядән
килгән егетнең күзе төшә. Дуслар булып аерылышалар. Кызны Шөкрү оныта
алмый, күрәсең – озак вакыт СМС алышып, шалтыратышып торалар. Егет
Эльмира хакына тәмәке тартуын да ташлый әле. Кияү үзе бу гамәлне Төркия
ирләре өчен зур батырлык дип саный. Узган ел университетны тәмамлагач
та, Эльмира кияүгә чыгып, Төркиягә китте. Тиздән баласы булырга тиеш.
Кайчан шалтыратсаң да, Ходайга шөкер укый. Туган ягы гына бик сагындыра
икән.
Икенче
дустым Филүзә дә яулыклы кыз иде. Университетны кызыл дипломга
тәмамлап, Нияз исемле чын мөселман егетенә кияүгә чыкты. Бәхете
түгәрәк. Соңгы тапкыр сөйләшкәндә: “Кызлар! Мин бик бәхетле. Сез дә
тизрәк кияүгә чыгыгыз!” – дип шатландырды.
Алар
өчен күңел сөенә, билгеле. Тик, килешәсездер, мондый гаиләләр сирәк
очрый. Егетләрне дә мин хәзер мөселман, христиан дип түгел, ә
тәрбияле-тәрбиясезгә генә аерам. Иң мөһиме – чын Кеше булсын һәм авыр
минутларда киң җилкәсе артына яшереп, җил-давылдан саклый-саклана
белсен!
P.S.
Үзен мөселманнар рәтенә кертүче һәркем уйлансын иде. Кабат шул ук
сорауны кабатлыйм. Намаз укып йөреп кенә үзеңне чын мөселман дип атау
дөресме соң? Гамәлләрең әлеге төшенчәгә сыешмый һәм күңелең “шапшак”
икән, нигә ул исемгә тап төшереп, үзеңне мөселман дип атарга? Уйлан
әле...
|