Во имя Аллаха Милостивого Милосердного Ассаляму алейкум

Меню сайта
Категории раздела
Мои статьи [57]
Наш опрос
Оцените мой сайт
Всего ответов: 110
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Главная » Статьи » Мои статьи

Аллаһы кулында барысы да

Бар да Аллаһы кулында

Бүгенге көндә төрле караучы, багучы, сихерчеләргә мөрәҗәгать итү бик модада. Күз-кашы ешрак тартыша башласа да, таеп аягы биртелсә, хайваннар авырып үлсә, теше артыграк бимазаласа да, кайберәүләр тизрәк маг, колдун, караучы, багучы янына чаба. Ә тегеләре, форсаттан файдаланып, үзләрен Аллаһыдан өстен куеп, кешеләрне алдау юлына басты.

Авырулар, акчасын сарыф итеп, шундый шарлатаннар каршына барырга мәҗбүр. Соңгы вакытта оча торган тәлинкәләр дә пәйда булып, гел куркытып тора. Аларның барлыгын төрле галимнәр, уфологлар инкарь итми. Фәнни дәлилләү очраклары да шактый. Ә менә Ислам дине бу хәлләргә ничек карый? Коръәндә бу турыда нәрсә әйтелгән? Хәдисләр нәрсә сөйли? Шул сорауларга җавап алу теләге мине Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил Юнысов тарафына ирештерде.

Ул Апас ягыннан. Биредә урта мәктәпне тәмамлагач, Казан авиация институтында югары белем ала. Аннары шәһәребезнең Кабан арты мәчетендә дини гыйлемнәр эсти. Соңрак авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад бүлеген тәмамлый. Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендәге Ислам институты шәкерте булу бәхетенә ирешә.

Дипломлы белгеч “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә мөгаллим булып эшли. Озак вакытлар ТР Голәмәләр шурасы рәисе булып тора. 2002-2005 елларда – Түбән Кама районы мөхтәсибе, ә 2005 елдан Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы. Бүгенге көндә Татарстан Җөмһүрияте мөфтиенең беренче урынбасары хезмәтен дә башкара. Хатыны – Апас ягы гүзәле Лилия ханым белән ике кыз бала үстерәләр.

– Рамил хәзрәт, оча торган тәлинкәләр турында радио, телевидение гел сөйләп, күрсәтеп тора. Матбугат чаралары, гомумән, бу мәсьәләне игътибар үзәгендә тота. Уфологлар мондый могҗизаның барлыгын инкарь итми. Бу проблемага Ислам диненең карашы ничек?

– Бисмилләһи-әррахмани-әррахим. Аллаһы Тәгалә: “Без Коръәндә бер нәрсәне дә төшереп калдырмадык”, – диде. Ягъни адәм баласы белән мөнәсәбәттә булган һәм аңарга кирәкле вә зарарлы һәр нәрсәне Хак Тәгалә Коръәндә бәян итеп ирештерде. Хәзерге заман гыйлеменнән мең елга алга баручы, галимнәрне шаккатыручы, барлык халыклар өчен могҗиза тудырган Коръәндә без кайсыдыр планетада яшәүче җан ияләре турында мәгълүмат тапмыйбыз. Шулай да Аллаһы Тәгаләдән ике ук ераклыгына кадәр менеп, җиде кат күктә булган, һәр нәрсәне, һәр зат иясен күргән Мөхәммәд пәйгамбәребез хәдисләрендә дә бу хакта язмалар юк.

Кайбер галимнәр уйлаганча, галәмнәр саны 18 меңгә җитә, шуның берсе без яшәгән дөнья дигән фикер дә нигезле, дәлилле түгел.

Коръән: “Барлык мактаулар Аллаһыга – галәмнәрнең раббысына”, – дип башлана. Нәрсә ул галәм? Изге китапта болай диелә: “Я Мөхәммәд, без сине барча галәмгә Рәсүл итеп җибәрәбез”. Моннан күренгәнчә, галәм ике төргә бүленеп, адәмнәр һәм җилләрдән тора икән, чөнки Пәйгамбәребез адәмнәр һәм җилләр өчен Рәсүл булып килде. Ә инде башка риваятьләргә карасак, фәрештәләрнең, үсемлекләрнең, хайваннарның аерым галәм тәшкил итүе мәгълүм.

“Кырмыскалар” сүрәсендә Аллаһы Тәгалә җеннәргә адәм балаларында булмаган кодрәтне бирүен тасвирлый, ул да булса тиз хәрәкәт итүчәнлек. Әмма шунда ук: “Мин биргән тизлектән артмаслар, югыйсә һәлак булырлар”, – дигән аңлатма да бар. Шул ук Коръәндә без Алаһы Тәгаләне Сөләйман пәйгамбәргә җеннәрне буйсындырганны беләбез. Сөләйман пәйгамбәргә җеннәр тарафыннан адәм баласының акылы һәм кодрәте җитмәслек җиһазлар һәм биналар эшләнүе хакында да аятьләр табабыз. Хәдисләрдә язылганнардан беләбез: җеннәр теләсә нинди сурәткә керә ала. Булачак вакыйга турында Аллаһы Тәгалә алдан фәрештәләргә ирештерә. Алар үзара сөйләшкәнне җеннәр күккә менеп тыңлый икән. Шул сәбәпле җеннәрнең адәмнәргә караганда гыйлем ягыннан күпкә алга китүе дөрестер.

Ислам дөньясында иң зур галимнәрнең берсе булган XIII гасырда яшәгән ибн Тәймия үзенең фәтвәләр җыентыгында: “Җеннәр белән күптән элемтәдә булган шәхесләр миңа:

– Җеннәр су кебек үтә күренмәле, пыяла сыман җиһазлар аша үзләренә кирәкле хәбәрләрне күреп, ишетү дәрәu 5;әсенә ирешкән”, – ди. Димәк, җеннәрдә радио, телевизор кебек җиһазлар булуы мәгълүм.

Өстә китерелгән дәлилләрдән күренгәнчә, күктә әледән-әле пәйда булучы “тәлинкәләр” ерактан булмыйча, ә үзебезнең арада яшәүче, Аллаһы юлыннан таеп, кешеләрне төрле ысуллар кулланып үз якларына аударырга тырышучы иблис токымы икәнлегенә шигебез калмый.

– Туры китереп, ышандырып сөйләүче күрәзәче-сихерчеләр, экстрасенслар, колдуннар, маглар яңгырдан соң үсеп чыккан гөмбәләрдәй пәйда булды.

Сөйләгәннәре дөрескә туры килгәч, аларга халык еш мөрәҗәгать итә. Шундый шарлатаннар юлын таптарга яратучыларга сез нәрсә әйтер идегез?

– Сихерләрнең барлыгы һәм сихер – хактыр. Бозыклыклар кеше исәнлегенә һәм тормышына зур йогынты ясый. Сихернең зарары көчле, аны кылучылар Аллаһы Тәгалә каршында олуг гөнаһ ияләре булыр. Хәзерге вакытта киң таралган ир белән хатын арасын бозулар, көнләшүдән кешене сихерләп, хәтта үлем хәленә җиткезү очраклары булу дөрестер. Сихерчеләрне теге дөньяда кыямәт көнендә мәңгелек ут газабы көтә. Коръәннең “Бакара” сүрәсендә: “Сихер ул – шайтанның адәм баласына өйрәткән гыйлеме һәм аны кылган кеше – кяфердер”, – диелгән.

Күрәзәче-сихерчеләргә бару, киңәш-ярдәм сорау һәм аларга ышану – үзе көферлек. Пәйгамбәребез: “Кем күрәзәче янына барып, нәрсә хакында булса да сораса, ул кешенең 40 көн буена намазы кабул булмас”, – диде. Икенче бер хәдистә болай диелә: “Кем күрәзәчегә барып, аның әйткәненә ышанса, ул кеше Пәйгамбәребезгә иңгән һәр нәрсәгә ышанмаучы, ягъни кяфер булыр”. Шунысын да әйтергә кирәк: халык хәзер сихерне икегә бүлә: ак һәм кара. Ничек кенә атама, сихернең зыяны бик көчле. Сихергә ышану бәясе – көферлек.

Пәйгамбәребез Мөхәммәдтән хатыны Гайшә: “Я Аллаһының Рәсүле, күрәзәчеләрнең кайбер фикере дөреслеккә туры килә. Вакыйгаларны алдан ирештерүчеләр турында синең фикерең ничек?” – дип сорады. Пәйгамбәребез: “Ул фикерләр шайтаннар күккә менеп, фәрештәләрнең бер вакыйга турында сөйләшкәннәрне ишетеп калган аерым сүзләрдер”, – диде.

Шайтаннар шул урланган сүзләрне ялган риваятьләр белән баетып, дуслар, күрәзәчеләр колагына пышылдый. Шуңа күрә нинди генә күрәзәче булмасын, ул бервакытта да төгәл җавап бирмичә, гомуми сүзләр, фикерләр белән генә чикләнер.

Телевизордан гел мәхәббәт, кеше үтерү, сугышлар, сихерче ярышлары... тагын әллә нәрсәләр күрсәтелә. Ә имамнар ярышы, Коръән уку конкурсларына вакыт бирелми. Ышану зәгыйфьләнде, шуңа күрә халык сихерчеләр юлын таптый. Иманы ныклар, Аллага ышанучылар сихерче, колдун, маг, багучыларны әйләнеп уза.

– Рамил хәзрәт, йолдызларны эшкә җигүчеләргә Ислам диненең карашы нинди?

– Астрономия, белгәнебезчә, йолдызлар ераклыгын, яктылыгын һәм башка сыйфатларны өйрәнә. Астрология исә йолдызларның кешеләр язмышын һәм тарихи вакыйгаларга йогынтысын билгели. Пәйгамбәребез астрология гыйлемен тыеп, үз хәдисендә болай диде: “Кем йолдызлар гыйлеменнән бер кисәк кенә өйрәнсә, шулкадәр ширек гыйлемен өйрәнгән булыр”.

Астрологлар мәгълүматны ике ысул белән җыяр: берсе, әйткәнебезчә, шайтаннарның күктән вакыйгаларның булачагын алдан ишетеп тапшырылса, икенчесе исә сирәк кешеләрдә очрый торган сәләт – ул фараса гыйлеме (психологиянең бер төре дип атарга була) аша башкарыла.

– Күрәзәче, сихерче, маг, колдун, багучы, караучы юлын таптаучылар күплеген исәпкә алып, аларга нинди үгет-нәсыйхәт бирер идегез?

Иң беренчесе – Аллаһының берлегенә ышанып яшәү, тормышыгыз һәм язмышыгызның бары тик аның кулында икәнлегенә инану. Ислам дине шундый киң һәм тирән гыйлем чыганагы булып тора: аңарда шәригать йолаларыннан кала, мөселман сәламәтлеген кайгырту да зур урын алып тора. Пәйгамбәребез хәдисләрендә мөселман кешесенә төрле бозыклыклар, сихер кертмәү белән беррәттән, аларны дәвалау чаралары да бәян ителгән... Коръән, хәдисләр, ураза, намаз, дога – болар бар да сәламәтлек чыганагы, сәламәтлек нигезе. Сәламәт булыйк, иманлы булыйк!

Категория: Мои статьи | Добавил: Матурым (17.05.2009)
Просмотров: 1515 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Форма входа
Поиск
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz

  • Copyright MyCorp © 2025
    Бесплатный конструктор сайтовuCoz