Корбан гаете мөбарәк булсын
Мөселманнарның зур бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете.
Ул
Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач, Зөлхиҗҗә аеның 10нчы көнендә билгеләп
үтелә.
Бүген
укучыларыбызга корбан чалуның нәрсә икәнен, әлегә динне аңлап бетермәгәннәр
аңларлык итеп бәян итәргә тырышырбыз. "Корбан бәйрәмендә күпме мал суела? Ә
кан кою ничек бәйрәм була ул? Корбан чалу – вәхшилек түгелме?" кебек
сорауларны башка диндәгеләр генә түгел, үзләрен мөселман дип санаучылар да
бирә. Менә шушындый икеләнүле, кайберәүләрнең күңелен тырнап торган сорауларга
җавапны табарга Аллаһы Үзе ярдәм итсә иде.
Корбан чалу – кан кою, ул ничек бәйрәм була, дигән сорауны
биргән кешеләр миһербанлылыктан әйтәдер, дип өметләнеп, уйларына
рәхмәтләребезне генә белдерик. Чынлап та, кан кою – зур хәрәм. Аллаһы Тәгалә
Адәмне "Җиргә хуҗа итеп кылдым", – дип фәрештәләргә әйткән чакта,
алар шунда ук: "Җиргә бозыклык һәм кан коючыны хәлифә кыласыңмы?" -
дип гаҗәпләнде (Бакара, 30нчы аять), чөнки Адәм (г.в.с.)гә кадәр җирдә җеннәр
яшәде: бер-берсенең канын түгеп, бозылып беткәч, Аллаһы Тәгалә фәрештәләрен
җибәреп, җеннәрне юк итте, калганнарын диңгез-океанга куды.
Кан кою гына түгел, гомумән, җан иясен нинди юл белән булса
да хаксызга үтерү – хәрәм. Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзенең хәдисендә: "Чыпчык
үтерсә дә, җәзасын җәһәннәмдә күрер", - диде.
Пәйгамбәребез вакытында гарәпләр мактанышып, ярышып,
бер-берсеннән узышып, кирәкмәгәнгә хайваннарын чалалар иде. Пәйгамбәребез бу
ваемсыз кан түгү ләззәтен катгый тыйды һәм хайваннарның итен ашамаска кушты
(Әбү Давыт китабыннан).
Ләкин Аллаһы Тәгалә үзенең фазлы-рәхмәтеннән Ясин сүрәсенең
71нче аятендә: "Күрмиләрме, без алар өчен хайваннар яраттык", -диде
һәм 72нче аятьтә: "Һәм аларның кайберләрен ашар өчен", - дип аңлатты.
Ягъни Адәм балалары суеп ашасыннар өчен, әгәр ашарга булмаса, яратмас иде.
Шуңа күрә сәбәпсезгә вегетарианлык игълан итү Ислам динендә тыела. Ул Аллаһы
рәхмәтеннән баш тарту яки хәләлне хәрәмгә чыгару.
Гомумән, җан иясен үтерү тыелганга күрә, Аллаһы Тәгалә
безгә хайваннарны үзенең ризалыгын алып, аның исеме белән, аны зурлап:
"Бисмилләһи Аллаһу әкбәр!" - дип кенә чалырга рөхсәт итә. Кем дә
кем Аллаһыны зикер итмичә, аның ризалыгын алмыйча суйса, бу хайванның итен
ашау катгый тыела, ә аны ашаган мәшрикъ (мәет ашаучы) ягъни көфер булыр.
("Әнгам" сүрәсе, 121нче аять). Шуңа күрә итне бүгенге ашханәләрдә, ресторан-кафеларда ашарга
ярамый. Чөнки алар бисмилласыз суелган, шулай ук базардан билгесез кешедән дә
сатып алу тыела.
ЯРЛЫЛАРГА
ИТ ТАРАТУ БӘЙРӘМЕ
Корбан чалуның асылы - Ибраһим галәйһиссәламнең зур сынавын
танып, иман дәрәҗәсенең нинди зур булуын истә тотып, аның сөннәте белән
Аллаһыга якынаю өчен чалу. Ә ите исә икенче мәсьәлә: тели икән, сәдака итә,
гаиләсе белән ашый, тозлап куя, пешерә. Шуңа күрә Аллаһыдан башканы хөрмәт итеп
корбан чалу - Исламда көферлек. Мәсәлән, патша килүенә чалу, кабер иясенә чалу
һ.б., әгәр итен ашату өчен булмаса. Имамыбыз Әбү Хәнифә һәм безнең
ата-бабаларыбыз бала туган өчен сарык чалуны да хуп күрмәде, бу мәнсух, дип
исбатладылар.
Корбанның төп таләбе бугазлау гына булса да, Аллаһыга безгә
бу хайваннарны ризык итеп яратканына шөкерана кылу ул. Ул көнне ашамый, ураза
тотып, авыз ачканда беренче ризыгыбыз итеп корбан ите ашау сөннәттер.
Шулай булгач: "Кан кою бәйрәм буламыни?" - дип әйтә
алабызмы? Асылда бу хайваннарның итләре ярлыларга, фәкыйрьләргә дә таратыла.
"Ярлы-фәкыйрьләргә ит тарату" бәйрәме дисәк тә була бит.
"Корбан бәйрәме” төшенчәсен дөрес аңламау аркасында гына
аннан куркабыз. Бу көн - елның иң зур көне: шайтан коткысыннан ераклашып
(чөнки шайтан Аллаһыга якынаюга каршы), Аллаһыга бөтенебез дә (фәкыйре дә,
бае да, бозык кеше дә, күркәм кеше дә) тәүбә итеп, гает намазларында чиста
булып, иңгә-иң терәп, бер-беребезне гафу итеп, сәлам биреп, котлап, пакьләнеп
куаныша торган көн. Моны Аллаһы Тәгалә киләчәктә бөтенебезгә дә гореф-гадәт
итеп кабул итәргә насыйп итсен. Ил буенча давыл булып йөргән фахишәлеккә,
наркоманиягә, эчкечелеккә, гаделсезлеккә каршы биш вакыт намазларыбызны
торгызып, гает намазларындагы кебек, ныклы сафлар белән бер-беребезне югалтмый
каршы торыйк. Бу безнең ел эчендәге Корбаныбыз - Аллаһыга якынаюыбыз булыр.
Корбан
гаете вәгазе
Корбан
гаете ул Ибраһим (г.с) белән Исмәгыйль (г.с)гә бәйле. Ибраһим (г.с) Аллаһы
Тәгаләдән: "Раббым, безгә хәерле бала насыйп итсәң иде, баламны сиңа
багышлар идем", – дип вәгъдә әйтә. Раббыбыз Сүбхәнәһү вә Тәгалә Ибраһим
(г.с) сөендерде. Аңарга йомшак күңелле, мәрхәмәтле ир бала насыйп итте. Шулай
итеп, айлар, еллар үтте. Ибраһим (г.с) Аллаһыга биргән вәгъдәсен тәмам онытты.
Төшләрендә караңгы төн уртасында үз баласын үзе суйганын күреп, тетрәнеп уяна
иде. Төшен кат-кат күргәч, вәгъдәсен исенә төшерә. Раббым, ошбу баламны - күз
нурымны, бәгырь җимешемне корбан итәргә куша икән лә, ди. Аллаһы Тәгалә аны
тагын сыный, баласын нишләтер икән дип. Югыйсә Аллаһыга кечкенә генә җан иясен
дә юкка чыгару кирәк түгел. Ибраһим (г.с) улына киенергә куша һәм бердәнбер
улын минага таба алып бара. Иблис килеп, Исмәгыйльне котырта: "Сине атаң
корбанга чалырга алып бара бит, Аллаһы Тәгалә шулай кушты", – ди. Аллаһы
кушса, мең җаным булса, меңен дә бирермен", – дип иблискә таш ата. Исең
китәрлек: ун яшьлек бала иблискә каршы тора, өченче кат иблис яңадан шул ук
сүзләрне кабатлый. Исмәгыйль (г.с) исә таш белән иблискә атуын дәвам итә, әнә
шуннан хаҗилар гаетнең өч көне буенча җидешәр мәртәбә таш ата. Ибраһим (г.с)
минага килеп җиткәч, "Әй, улым" дими, бәлки, "бәгырь җимешем," –
дип мөрәҗәгать итә. Шул вакытта үзенең төшендә ни күргәнен сөйләп бирә. Улы
Исмәгыйль: "Аллаһы хөкеменә ризамын, бу эштә мине сабыр итүчеләрдән
табарсың", – ди. Шул вакытта күк капусы ачыла, фәрештәләр әйтәләр:
"Кара әле, Раббым, синең ризалыгың өчен бер пәйгамбәр икенче пәйгамбәрне
корбанга чала. Исмәгыйль (г.с) шул тамашаны күргәннән соң әйтә: "Әтием,
кул-аягымны бәйләмә, ул карышкан, дип әйтмәсен Аллаһы Тәгалә", – ди. Шул
вакытта Ибраһим (г.с) Аллаһы кушканын үтәргә керешә, әмма пычагы үтми,
ачуланып, пычакны ташка ата, таш киселә. "Йә, Ибраһим! Раббыңа әйткән
нәзереңдә тугрылыклы булдың! Аллаһы синнән разый булды. Инде корбан итеп,
улыңны түгел, куй чал", – ди. Җәбраил фәрештә җәннәттән бер зур тәкә
китерә һәм "Аллаһү Әкбәр, Аллаһү Әкбәр", – дип кычкыра. Ибраһим (г.с)
малае урынына тәкә чаласын аңлагач, сөенеченнән: "Лә иләһә илләллаһу үә
Аллаһу Әкбәр", – ди. Исмәгыйль (г.с) Аллаһының үзен исән калдыруын белгәч,
"Аллаһү Әкбәр! Үә лилләһи хәмде", – ди. Шушы өч зат: Җәбраил фәрештә
(г.с), Ибраһим (г.с), Исмәгыйль (г.с)нең сүзе бүгенгә кадәр тәкбир булып тора.
Гарәфә көннең иртәнге намазыннан алып гаеттән соң өч көн фарыз намазын укып ике
якка сәлам биргәч, "Аллаһү Әкбәр, Аллаһү Әкбәр, лә иләһә илләллаһү үә
Аллаһү Әкбәр Аллаһү Әкбәр үә лилләһи хәмде", – дип тәкбир әйтәбез.
Бу
тарихны укып, без бу дөньяда яшәүнен төп максаты – Аллаһы Тәгалә хөкемнәрен
үтәү икәнен аңлыйбыз. Шайтан аларны үтәүне бик авыр итеп күрсәтергә тырышса да,
без Аллаһы Тәгаләгә буйсынып яшәгәндә генә бу дөньяда да, бакыйлыкта да бәхетле
булачакбыз. Раббыбыз алдында, иман китергәннән соң, иң беренче бурычыбыз –
намаз уку. Ислам белән өстән-өстән генә таныш булган кешеләргә бик авыр һәм
газаплы булып тоелса да, чынлыкта ул бик гади һәм кирәкле гамәл булып тора.
Намаз уку кешенең тормышына ничек тәэсир итүен аңлар өчен, намаз укыган
мөселман дәүләтләрен күз алдына китерик. Ислам дәүләтләрендә явызлык, золымлык,
азгынлык һәм әхлаксызлык юк дәрәҗәсендә. Бу мөбарәк көннәрдә тәкәбберлекне
ташлап, ата-анага, туганнарга һәм бөтен җан ияләренә ихтирамлы булып,
бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышыйк.
Арча Җәмигъ мәчетенең икенче
имам-хатыйбы Рамис хәзрәт ГАРИФУЛЛА.
|